

Белорет районында “Тормыш өчен инфраструктура” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 6 чакрымнан артык Уфа-Инзәр-Белорет юлы ремонтланачак. Бу хакта Башкортстанның транспорт Министрлыгында хәбәр иттеләр.
Сүз ике юл участогы турында бара — Рәвәт һәм Олыелга авыллары янында. Юл төзүчеләр монда асфальт-бетон өслекне яңартачак, юл кырыйларын ныгытачак һәм билгеләр куячак. Юлны ремонтлау яхшы һава торышы урнашканнан соң башланачак.
Уфа-Инзәр-Белорет юлы – Башкортстанда бик популяр туристик юнәлеш. Ул Белорет, Архангель һәм Кырмыскалы районнарында урнашкан табигый истәлекле урыннарга алып бара. Бу трасса буенча Көньяк Урал табигать тыюлыгына, Атыш шарлавыгына, «Абзаково» тау чаңгысы курортына һәм башка матур урыннарга барып җитәргә мөмкин. Бу юлдан тәүлегенә 12 мең машина үтә.