Милли проектлар
9 Апреля , 08:04

Безнекеләр алдынгылар сафында

Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусының бер өлеше булган Уфа фән һәм технологияләр университеты (УУНТ) әзерлекнең берничә юнәлеше буенча чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру буенча ТОП-15 милли рейтингка кергән.

Безнекеләр алдынгылар сафындаБезнекеләр алдынгылар сафында
Безнекеләр алдынгылар сафында

Тикшеренү бөтен Русия буенча 1000 югары уку йортыннан һәм 3861 көллияттән 1,2 миллионга якын яшь белгечне үз эченә алган.

   Милли рейтинг «Кадрлар» милли проекты кысаларында Русия Президенты йөкләмәсе буенча булдырылды. Аның максаты – һөнәр һәм уку йортын сайлауны абитуриентлар өчен аңлаешлырак һәм үтә күренмәле итү.

   Рейтинг ике төп күрсәткечне исәпкә алган: югары уку йортын тәмамлаганнан соң ике ел эчендә эшкә урнашкан көндезге уку формасын тәмамлаучыларның өлеше һәм шул ук чор нәтиҗәләре буенча медиана хезмәт хакы. Быел бәяләү методикасы тагын да җентеклерәк булды: мәгарифнең эре өлкәләрендә белгечлекләрнең һәм әзерлек юнәлешләренең аерым төркемнәре билгеләнде. Шулай ук күп һәм аз чыгарылыш укучылары булган югары уку йортларына һәм специалитет, бакалавриат, магистратура һәм ординатура программаларына аерым анализ ясалды.

   Уфа университеты берничә эре белем бирү блогында югары нәтиҗәләр күрсәтте. ТОП-15кә ул инженер профиленең кайсыбер юнәлешләре буенча кергән.

Фото: belokatay.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас