

Башкортстан Республикасының Авыргазы районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Казанда узган көрәш буенча ил беренчелегендә Русия чемпионнары булдылар. Ярышлар «Русия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды. Татарстан башкаласының «Ак Барс» көрәш сараенда үз осталыкларын күрсәтү өчен Русиянең 40 төбәгеннән 400 дән артык спортчы җыелды. Авыргазы районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Дим Галимов 36 кг авырлык категориясендә Русия чемпионы, ә Эльвир Идрисов 110 кг авырлык категориясендә икенче урынны яулады.Көрәш буенча Башкортстан җыелма командасы составында да алар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр.
- Укучыларым белән горурланам. Алар бик тырышып шөгыльләнделәр һәм бу тырышлыклары юкка булмавын исбатладылар. Алда аларны яңа биекләк көтә, - ди тренет Булат Ильясов.