

Безнең яшьлектә булмады...
Яшьләргә чиксез зур мөмкинлекләр ачыла - студентлар кампусы 2026 ел ахырында ачылачак. Бу зур яңалык күңелләрне җилкендереп тора.
Уфада Евразия НОЦ вузара кампусының икенче өлешен төзү дәвам итә. Объектны «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча төзиләр. Хәзер мәйданчыкта 800 дән артык кеше һәм җиде манара краны эшли. Комплекс стилобат белән тоташтырылган, 10 каттан 29 катка кадәр биеклектәге җиде манарадан торачак. Аларны бөек галимнәр: Пифагор, Аристотель, Авиценна, Шэнь Ко, Менделеев, Вернадский һәм Циолковский исемнәре белән атаячаклар. Биналарда тулай тораклар, шулай ук спорт һәм иҗат киңлекләре урнаштырылачак. Төзелешне 2026 ел ахырына төгәлләргә планлаштыралар.
Ике өлешнең гомуми мәйданы 142,7 мең кв. метр тәшкил итәчәк, комплексның бәясе — 27 млрд сумга баса.