

Былтыр башланган эш быел дәвам итә.
Башкортстанның Шаран районы үзәгендә үзәк мәйдан төзекләндереләчәк. Башкортстанның Шаран районы Шаран авылында Русия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләп килүче «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында үзәк мәйданны төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Бу хакта Башкортстанның ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Быел мәйданда яңа сәхнә, тамашачылар өчен ике амфитеатр, кече архитектура формалары һәм арт-объектлар барлыкка киләчәк.
“Яңа элементлар территорияне бизәп кенә калмый, массакүләм чаралар үткәрү һәм халыкның ялы өчен уңайлы киңлек тудырачак", — дип ассызыкладылар Башкортстан торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында һәм Шарандагы үзәк мәйданны төзекләндерүнең бер ел элек башлануын искә төшерделәр. Бөтенрусия тавыш бирү барышында Шаран районы халкы әлеге иҗтимагый территорияне сайлаган иде. Яңарышлар халыкка сөенечләр алып килсен.