

Миякәлеләргә көнләшерлек хәзер.
Башкортстаныбызның Миякә районында үзәк китапханә капиталь ремонттан соң ачылды. Бу эш «Гаилә» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырылды. Биредә федераль, республика һәм җирле бюджетлар хисабына капиталь ремонт ясалган. Эш барышында кайбер диварлар һәм мәйданны киңәйтү өчен бүлекләр сүтелгән, шулай ук түбәне алыштыру, фасадны буяу, баскычны, түшәмнәрне, идәнне, ишекләрне яңарту, тәрәзәләрне өлешчә алыштыру эшләре башкарылган.
Җылылык, электр, янгын куркынычсызлыгы, су системасы, яктырту системалары тулысынча алыштырылган
Бүлмәләр бизәлгән, аларга санитария-техник эшләр, өслекләрне тигезләү, гидро - һәм тавыш изоляциясе, тәрәзә уемнарын реставрацияләү эше үткән. Санитария узелы яңартылгпан, анда заманча сантехник җайланмалар, шул исәптән янгынга каршы системалар һәм су басымын контрольдә тоту һәм җылылык белән тәэмин итү җайланмалары урнаштырылды.
Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелде: тиешле унитазлар, кабырчыклар, шкафчыклар белән махсус бәдрәфләр җиһазландырылды, шулай ук доводчиклар белән автомат ишекләр куелды.