

2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты ярдәмендә җылылык, ут, су белән тәэмин итүнең 46 объектын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырылган. Шундый объектлар арасында – Авыргазы районының Толбазы авылында җылылык белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү.
Титов урамы, 15А һәм Ленин урамы, 125Б адреслары буенча урнашкан ике блоклы котельныйда искергән җиһазларны тулысынча алыштырырга тиешләр.
Элек монда яшәүче халыкны җылылык белән тәэмин итү өчен кулланылган 8нче санлы котельная норматив хезмәт срогыннан артып эшли.
Реконструкция җиһазларның еш сафтан чыгуын булдырмаска, туктап тору һәм ашыгыч ремонт чыгымнарын арттыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Искергән элементларны алыштыру һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү хәтта минималь температураларда да тотрыклы җылылык бирүне тәэмин итәчәк.
Милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнә.