Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 апрель , 15:18

Калтасы районында "Соцветие дружбы" фестивале гөрләде

"Гаилә" милли проекты кысаларында Калстасы районында халык иҗатының якты бәйрәме — "Соцветие дружбы" республика фестивале узды.

Калтасы районында "Соцветие дружбы" фестивале гөрләде
Калтасы районында "Соцветие дружбы" фестивале гөрләде

Калтасы авылы мәдәният йортында ун үзенчәлекле коллектив фольклор, вокал һәм хореографиядә осталыкларын күрсәтеп, "халык" һәм "үрнәк" дигән мактаулы исемнәрне саклап калу өчен көрәште. Республика халык иҗаты үзәгенең әйдәп баручы белгечләре Эльвира Әхмәтҗанова, Гөлгенә Баймурзина, Наталья Кондакова һәм Лилия Зәйнашева (хореография буенча белгеч) чыгышларына эксперт бәя бирделәр.

Фестиваль йомгаклары буенча районның барлык коллективлары аттестацияне намус белән үттеләр һәм лаеклы исемнәрен саклап калдылар. Бу исә талантлары һәм халык сәнгате традицияләренә тугрылыклары өчен иң яхшы бүләк булды.

Фото: Калтасы районы хакимияте.

Калтасы районында "Соцветие дружбы" фестивале гөрләде
Калтасы районында "Соцветие дружбы" фестивале гөрләде
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас