

Нәтиҗәдә, былтыр гына да 70тән артык лапароскопик операция ясалган. Лапароскопик операцияләрнең төп өстенлеге - ул минималь травматизм һәм хирургик тыкшынулардан соң тиз тернәкләнү мөмкинлеген ачуы. Авырту һәм кан югалту минимумга кадәр киметелгән. Пациентлар инде икенче-өченче тәүлеккә тернәкләнә, ә тернәкләндерү чоры традицион куышлык операцияләреннән соң караганда күпкә җиңелрәк һәм тизрәк уза. Шулай ук лапароскопиянең иң зур өстенлекләреннән берсе - операциядән соңгы катлауланулар куркынычын киметү. Лапароскопик технологияләрне гамәлгә кертү: заманча һәм һәркем файдалана алырлык медицинаны үстерү юлында мөһим адым булуын да ассызыклый белгечләр.
Фото: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.