Милли проектлар
2 Апреля , 06:10

Калтасылылар ылыслыларны утыртуга әзерли

Чыршы һәм нарат күркәләреннән җыелган орлыклар әле дезинфекциянең мөһим этабын үтә.

Калтасылылар ылыслыларны утыртуга әзерлиКалтасылылар ылыслыларны утыртуга әзерли
Калтасылылар ылыслыларны утыртуга әзерли
Республиканың Калтасы районы урманчылары  яшь агач үсентеләрен утырту алдыннан соңгы эшләргә - чыршы һәм нарат орлыкларын дезинфекцияләүгә тотынган. 
Чыршы һәм нарат күркәләреннән җыелган орлыклар әле дезинфекциянең мөһим этабын уза: аларны, патоген микроорганизмнар һәм гөмбә авырулары үсешен булдырмау өчен,  марганцовка эремәсе белән эшкәртәләр.
Орлык материалын яхшылап эшкәрткәннән соң, стратификациягә кар буртларына салалар. Бу процесс кар астында кышлауның табигый шартларын имитацияләргә, орлыкларны «чыныктырырга» һәм аларны бердәм уянуга әзерләү мөмкинлеген бирә. 
— Мондый технологик  чылбыр - зарарсызландырудан алып стратификацияләүгә кадәр - булачак ылыслы урманнарның югары тишелешен һәм тотрыклылыгын гарантияли, без аларны «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларындагы «Экологик иминлек» милли проекты булышлыгында торгызабыз. Урман культуралары сезоны башлану белән бу материал  гектарларча урманнарны яшәртәчәк, районыбызның һәм тулаем төбәкнең экологик иминлеген тәэмин итәчәк, - ди Калтасы урманчылары.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас