Милли проектлар
1 Апреля , 06:31

“Мондый җиңүләр – рух көче һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе”

Башкортстанда СВО ветераннары арасында чаңгы узышлары һәм биатлон буенча җыеннар тәмамланды.

https://sport.bashkortostan.ru/https://sport.bashkortostan.ru/
Фото:https://sport.bashkortostan.ru/

Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Русия спорты” дәүләт программасы кысаларында махсус хәрби операция ветераннары арасында чаңгы һәм биатлон буенча күнегүләр һәм ярышлар узды. Чара Русиянең җиде субъектыннан катнашучыларны берләштерде.

Ярышлар ветераннарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү аша тернәкләндерүдә һәм социаль адаптацияләүдә мөһим этап булды. Катнашучылар үз көчләрен сынап кына калмыйча, тәҗрибә уртаклашырга, төбәкләр арасында спорт элемтәләрен ныгытырга да мөмкинлек алдылар.

Башкортстан вәкиле, СВО ветераны Олег Мөфтахетдинов ике тапкыр алтын медальгә лаек булды.

“Башкортстан бу җыеннарны үткәрү урыны булып очраклы гына сайланмады – бездә кирәкле инфраструктура булдырылган, ә иң мөһиме – геройларыбызга спорт аша актив тормышка кайтырга ярдәм итү теләге бар. Якташыбыз Олег Мөфтахетдиновның ике алтын медаль яулап, искиткеч нәтиҗә күрсәтүе аеруча күңелле. Мондый җиңүләр – рух көче һәм тырыш хезмәтнең теләсә нинди сынауларны җиңәргә ярдәм итүенә иң яхшы дәлил”, – ди Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас