Милли проектлар
30 Марта , 08:10

Тирә-ягыбыз чиста булсын!

Уфада быел беренче гомумшәһәр өмәсе оештырылды.

Тирә-ягыбыз чиста булсын!Тирә-ягыбыз чиста булсын!
Тирә-ягыбыз чиста булсын!

Экологик өмәләр үткәрү шәһәр һәм районнарның санитар хәлен яхшыртуга гына түгел, халык арасында экологик культура формалаштыруга да ярдәм итә, шулай ук «Экологик иминлек» милли проекты бурычларына туры килә.

   Инде күркәм традициягә әверелгән чара битараф булмаган халыкны берләштерде, алар өчен әйләнә-тирә мохит турында кайгырту - сүз генә түгел, ә туган җирләрен чистарак һәм уңайлырак итү теләге.

    Өмәләрнең берсе Иван Якутов исемендәге паркта оештырылды. Анда тәртип урнаштыруда министрлык һәм махсус саклана торган табигый территорияләр дирекциясе хезмәткәрләре актив катнашты. Кирәкле инвентарь һәм, әлбәттә, яхшы кәеф белән коралланып, бердәм команда тирә-яктагы территорияләрне, газоннарны һәм тротуарларны тәртипкә китерде.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас