

Башкортстан аграрийлары Кытайга җитен җибәрүне арттыра, күптән түгел аның зур партиясен экспортлаганнар, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.
Ведомство Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан Кытайга экспортлау өчен әзерләнгән 2,9 мең тоннага якын азык-төлек җитенен контрольдә тотты. Кыйммәтле майлы культурадан алынган үрнәкләр Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә лаборатор тикшеренүләр узды.
"Энтомологик, гербологик һәм микологик экспертиза нәтиҗәләре буенча тикшерелгән үрнәкләрдә куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган",-диләр күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә.
«Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт»милли проекты гамәлгә ашырыла.