Милли проектлар
25 Марта , 10:40

Тешләрне яшьтән саклыйк

Балаларга да бу хакта өйрәтергә кирәк.

Борай районында "Сәламәт тешләр-бәхетле тормыш" акциясе узды.

  «Озайлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Борай авылы мәктәбендә «Сәламәт тешләр — бәхетле тормыш" һәм «Сәламәт тешләр — көчле организм» дип аталган флешмоб үткән. Мондый чаралар балаларга шәхси гигиенага өйрәнергә ярдәм итә һәм кечкенәдән үк сәламәтлек турында кайгыртуны тәрбияли.

Балалар стоматологы укучыларга тешләрне ничек дөрес тәрбияләү, саклау турында сөйләде. Балалар тешләрнең төзелеше белән таныштылар, аларны дөрес чистартырга, ашаганнан соң авызларын чайкарга һәм гигиенаның төп кагыйдәләрен үтәргә өйрәнделәр. Шулай ук стоматолог укытучыларны һәм укучыларны карап чыкты, барысына да матур һәм сәламәт тешле булып яшәүләрен теләде.

Мондый акцияләр үсеп килүче буынның сәламәтлеген кайгырту өчен милли проектларның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә.

ЧыганакБорай районы хакимияте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас