

Борай урманчылары язга 10 тонна нарат һәм 6 тонна Себер чыршысы эшкәртеп, орлык алганнар.
Кагыйдә буларак, 1 тонна күркәдән 10 кг чиста орлык алына (чималның гомум авырлыгыннан 1%). Алга таба аларның сыйфатын урманны яклау үзәгендә экспертиза расларга тиеш. Сайлап алынган партияләр теплицаларга утыртылачак — анда алар булачак үсентеләр өчен утырту материалына әвереләчәк. Яхшы орлыклар - урманнарны карау, тәрбияләү нигезе, дип билгеләп үттеләр Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгында.
Узган ел төбәктә 13,4 мең гектар урман киселде, ә 14 мең гектардан артык агач утыртылды.