Милли проектлар
25 Марта , 10:16

14 яше тулган бала волонтёр була ала

Аларның ярдәме бик тә кирәк!

14 яше тулган бала волонтёр була ала14 яше тулган бала волонтёр була ала
14 яше тулган бала волонтёр була ала

Башкортстанда 14 яше тулган яшүсмерләр төзекләндерү объектлары буенча тавыш бирү өчен волонтерлар була ала, дип хәбәр иттеләр төбәкнең ТКХ Министрлыгында.

 Моның өчен Добро.РФ сылтама буенча кушылырга мөмкин. Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенрусия тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

"Махсус тәҗрибә таләп ителми - барысын да төбәк штабларында өйрәтәчәкләр,- диделәр Башкортстанның ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә.

- Барлык волонтерлар да „Добро.рф“ка верификацияләнгән сәгатьләр алачак». Алар халыкка төзекләндерү объектлары өчен инде алтынчы ел рәттән тавыш бирергә ярдәм итә. Мәсәлән, узган ел гына да Башкортстанда12 меңнән артык волонтер тавыш бирүдә катнашкан. Ул вакытта республикада 770 меңнән артык кеше тавыш биргән, шуларның 511 меңе — волонтерлар ярдәме белән. Халыкның активлыгы нәтиҗәсендә 2026 елда төбәктә 152 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас