Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 март , 22:16

Башкортстан бодаен Казахстанда үстерәчәкләр

 Башкортстанның Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Казахстанга 40 тонна «Кинельская юбилейная» сортлы сабан бодае орлыгы экспортлаган.

Башкортстан бодаен Казахстанда үстерәчәкләр
Башкортстан бодаен Казахстанда үстерәчәкләр

 Башкортстанның Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Казахстанга 40 тонна «Кинельская юбилейная» сортлы сабан бодае орлыгы экспортлаган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә. 

Орлык үрнәкләре, экспортка җибәрелер алдыннан, Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә барлык кирәкле тикшеренүләр узды. "Фитосанитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча карантин организмнары ачыкланмаган, Башкортстаннан сабан бодае орлыклары ЕАЭС һәм импортер ил таләпләренә туры килә,-дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында. - Продукция экспортка җибәрелде"»

 Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән  «Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты гамәлгә ашырыла. 

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас