Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 март , 20:25

Үзләрен сынарга әзерләр өчен

Һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла.

Үзләрен сынарга әзерләр өчен
Үзләрен сынарга әзерләр өчен

Һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырыла.

 Катнашучылар арасында – СВО ветераннары. Алар үзләрен теләсә кайсы компетенциядә «белгечләр» категориясендә күрсәтә алалар. Быел 800дән артык гариза килгән, Башкортстан Республикасыннан 9 катнашучы килгән.

– Чемпионат яңа һөнәри күнекмәләр алырга, кирәкле белгечлекләрне үзләштерергә, сәләтләрен һәм талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сәламәтлек буенча чикләүләргә карамастан, геройлар җәмгыятькә файда китерергә һәм үзләрен тулысынча тормышка ашырырга омтыла. "Абилимпикс” – ветераннар өчен ориентир һәм илһам чыганагы,-дип билгеләп үтте “Ватанны саклаучылар" фонды рәисе,  статс – секретарь-Россия Оборона министры урынбасары Анна Цивилева.
  СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча Чемпионат Казанда июнь аенда узачак.

 «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина сүзләренчә, мондый чараларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең катнашуы бик мөһим, чөнки «Абилимпикс» чемпионаты – талантларны күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыру өчен уникаль платформа.

Узган ел «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы карамагындагылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр – Артем Мөхәррәмов финалга чыкты һәм «Станокларда токарь эшләре» компетенциясендә икенче урынны алды, ә Дмитрий Полубояринов «Пешекче эше»компетенциясендә финалистлар рәтенә керде.

СВО катнашучылары өчен беренче тапкыр һөнәри осталык чемпионаты Казанда 2025 елның июлендә узды һәм 400дән артык кешене берләштерде. Җиңүчеләр үзләренең осталыкларын Мәскәүдә узган «Абилимпикс» милли чемпионаты финалында күрсәттеләр. «Абилимпикс» милли чемпионаты Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында уздырыла.

 

Фото: iues.sfedu.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас