Комсомольская урамында беренче тукталыш павильоны урнаштырганнар.
Ул тышкы реклама муниципаль идарәсенең инвестиция программасы ярдәмендә сатып алынган, дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимияте.
Барлыгы шәһәр буенча быел август ае ахырына кадәр тагын 57 шундый тукталыш төзергә тиешләр. Анда реклама модуле, видеокүзәтү камералары һәм ашыгыч чакыру төймәсе урнаштырыла. 22 мартта биредә эшлекле киңәшмә уздырган Уфа мэры Ратмир Мәүлиев сүзләренчә, павильон пассажирларга үз автобусын яки троллейбусын уңайлы гына шартларда көтәргә мөмкинлек бирә.
"Һәм, иң мөһиме, шәһәр мондый тукталышларны тотуга акча сарыф итмәячәк. Моның белән биредә реклама тәкъдим итүче шөгыльләнәчәк. Минем карашка, бу безнең башкала өчен яхшы карар, – дип шәрехләде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы. – Шулай итеп, өстәмә акча кертми без шәһәр инфраструктурасын яхшыртабыз.
"Имин һәм хәвефсез юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында мондый яңарышлар тагын башка шәһәрләргә дә барып җитсен иде.
Фото: ufa.mk.ru