Юлчылар өчен уңайлыклар.
Зилаер районында Магнитогорск — Ира трассасында юлчылар «Тайга» кемпингында ял итәргә туктала алачак.
Туристлык объекты «Туризм һәм кунакчыллык» гомумдәүләт проекты кысаларында барлыкка килде, дип билгеләп үттеләр БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.
Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре буенча эшкуар үз проектына 2,35 млн сум күләмендә субсидия алган һәм 2,45 млн сум үз акчасын керткән.
Кемпингта дүртәр урынлы алты йорт бар. Барлык модульләр кухнялар һәм душ кабинасы булган санитария зоналары белән җиһазландырылган. Лагерьда шулай ук мунча һәм кафе бар.