Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 март , 15:30

Ничә мәктәпкә заманча җиһазлар кайтарыла?

Нинди  кабинетларны бу яхшы яңалык көтә?  

Ничә мәктәпкә заманча җиһазлар кайтарыла?
Ничә мәктәпкә заманча җиһазлар кайтарыла?

Нинди  кабинетларны бу яхшы яңалык көтә?

Башкортстанда быел 879 мәктәп «Сынлы сәнгать», «Музыка», «Физика» предметлары кабинетлары өчен 232 млн. сумнан артык заманча җиһазлар алачак, дип хәбәр итте БР Мәгариф министрлыгы башлыгы Илдар Мәүлетбирдин. Мәктәпләргә яңа җиһазлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә куелган «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә, аның төп бурычы — балаларның потенциалын ачу өчен бердәм белем бирү киңлеген булдыру.

“Сыйныфларны 1 сентябрьгә тулысынча әзерләү өчен, җиһазлар белән тәэмин итүне яңа уку елы башына тәмамлау планлаштырыла", — дип белдерде министр.

Аерым алганда, музыка кабинетларын музыка үзәкләре һәм күчерелмә акустик системалар белән җиһазландырачаклар.

Рәсем сәнгате кабинетлары – мольбертлар һәм этюдниклар, гипс модельләре комплектлары, бөек рәссамнарның портретлары комплектлары.

Физика кабинетлары — демонстрацион һәм лаборатор җайланмалар: үлчәү приборлары, механика, электр һәм магнетизмны өйрәнү җыелмалары, электрофор машиналары, оптик җайланмалар белән.

„Узган уку елында ук “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре „ һәм “Хезмәт “(Технология)” фәннәре кабинетларын җиһазландырдык", — диде Илдар Мәүлетбирдин.

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас