-1 °С
Болытлы
Былтыр көллият 176,5 миллион сумлык грант алган, аның акчасына тау-Кен тармагы өчен белгечләр әзерләү кластеры төзеләчәк. Проект кысаларында көллият биналарына капиталь ремонт ясалачак, заманча уку җиһазлары сатып алыначак һәм практик дәресләр өчен полигон төзеләчәк.
Шулай ук кластерны булдыруда Башкортстанның нефть-газ өлкәсендәге әйдәп баручы компанияләре, республиканың 7 челтәр көллияте һәм алгарышлы үзәк катнашачак.
Фото: Кушнаренко районы хакимияте.