Тәтешле районында махсус хәрби операциядә катнашкан Булат Хисамов истәлегенә волейбол турниры узган.
Югары Тәтешле авылындагы “Планета СПОРТ” физкультура-сәламәтләндерү комплексында махсус хәрби операция катнашучысы булган Булат Хисамов истәлегенә волейбол турниры узган. Чара “Русия спорты” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.
Спорткомплекс мәйданчыгында дүрт команда: ветераннар, авыл җирлекләре вәкилләре һәм Бөренең янгыннан саклау отряды очрашкан. Ярышлар мавыктыргыч булуы белән аерылып торган, катнашучылар бик яхшы әзерләнгән.
Нәтиҗәдә, Күрдем авыл советы командасы җиңүче булган. Бөре шәһәренең янгын сүндерү частеның 26 отряды икенче урынга чыккан, ә өченчелек ветераннар командасына эләккән.
Бу турнир чын геройларның янәшәдә яшәвен тагын бер искә төшерде, якташларны берләштерде, диләр оештыручылар. Булат Хисамовның иптәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, туганнарының килүе бу чарага аеруча зур әһәмият биргән.
– Герой белән горурланабыз, аның турындагы истәлек саклансын һәм үсеп килүче буынга тапшырылсын өчен барысын да эшләячәкбез. Бу спорт чарасы команда рухын югары бәяләүчеләрне һәм якташларының батырлыгын истә тотучыларны берләштерде, – ди Тәтешле районы хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ринат Мәгъзүмов.