«Кадерле уенчыгым» Бөтенрусия конкурсының икенче сезоны старт алды. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уеннар һәм уенчыклар булдыруга багышланган.
Башкортстан Республикасы халкы да үзләренең креатив проектларын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләрне уникаль перспективалар көтә.
Икенче сезонның төп яңалыгы конкурсның яңа структурасы булды. Аны төрле номинацияләргә бүлделәр:- «Уеннар һәм уенчыклар идеяләре» – әзер үрнәкләре булмаган концепцияләр, эскизлар һәм тасвирлаулар авторлары өчен;- «уеннар һәм уенчыклар прототиплары» – җитештерүгә керткәнче эшләп бетерүне таләп итүче беренче эш модельләре өчен;- «әзер продукция» – базарда инде тәкъдим ителгән уенчыклар өчен.
Заявкалар бирү вакыты: «Уен яки уенчык идеясе» номинациясе өчен заявканы 2026 елның 5 июненә кадәр бирергә мөмкин. «Уен яки уенчык прототибы» һәм «Әзер продукция» номинацияләре өчен – 14 августка кадәр.
Икенче сезонда барлыгы 45кә кадәр проектка ярдәм итү планлаштырыла – һәр номинациядә 15 җиңүче билгеләнәчк. Конкурс тематикасы элеккечә калды, әмма Президент игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында профильле юнәлеш барлыкка килде.
– Минемчә, мәктәпкәчә белем бирү системасы өчен яңа уеннар һәм уенчыклар булдыру гына түгел, киләчәктә барлык балалар бакчаларын шушы уеннар һәм уенчыклар белән тәэмин итү дә безнең эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш, – ди конкурсның оештыру комитеты рәисе Елена Ямпольская.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Россиянең «Белем» җәмгыяте һәм Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча беренчеләрдән булып уздырыла. Бәйсез авторлар яки иҗат коллективлары катнаша ала. Катнашучыларның яше - 14 яшьтән. Гаризалар түбәндәге сайтта кабул ителә: https://znanierussia.ru/igrushka