Башкортстан Сербиягә быел беренче бал партиясен экспортлады.
Бу хакта Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. Кичә күзәтчелек ведомствосы Сербиягә экспорт өчен Уфа предприятиесе әзерләгән 40,3 тонна табигый балны контрольдә тотты. "РФ Дәүләт чигендә һәм транспортта агымдагы елда беренче тапкыр төбәктән экспортка җибәрелгән 136 мичкә бал тикшерелде һәм рәсмиләштерелде. Чит ил контрагентына озатыр алдыннан бал тулы күләмдә лаборатор экспертиза узды һәм импортер ил таләпләренә туры килә", – дип билгеләделәр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.
Бал экспортеры экспорт сертификациясен узган һәм «Цербер» ФГИСТА экспортерлар реестрына кертелгән. Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек В.В.Путин фәрманы буенча эшләүче “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга мондый товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган күләмгә җиткерү.