Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 март , 11:50

Парклар, скверлар яңартыла

Гаилә белән ял итәргә уңайлы булыр.  

Парклар, скверлар яңартыла
Парклар, скверлар яңартыла

Гаилә белән ял итәргә уңайлы булыр.

 

Уфада «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә тагын ике сквер төзекләндереләчәк. Бу хакта төбәкнең ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сүз, аерым алганда, Уфаның Октябрь һәм Калинин районнарында урнашкан “Рихард Зорге исемендәге” һәм “Хәтер скверы” турында бара.

"Рихард Зорге исемендәге” сквер заманча гаилә белән ял итү өчен уңайлы урынга әвереләчәк. Аның территориясе разведчикны символлаштыра торган конструкция, шулай ук яңа күңел ачу зоналары, балалар уен мәйданчыгы һәм спорт зонасы белән тулыланачак.

Урамнарны яктырту һәм су агызу системасын ремонтлау эшләре башкарылачак", - дип сөйләделәр Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында.

 

“Хәтер скверы” универсаль иҗтимагый киңлек статусын алачак. Геройлар турындагы истәлекнең тарихи ролен саклап, ул уфалыларга актив тормыш өчен өстәмә уңайлыклар тәкъдим итәчәк.

Реконструкциядән соң биредә төзекләндерелгән аллеялар, кече архитектура формалары, яшел үсентеләр, заманча балалар уен комплекслары һәм спорт зоналары барлыкка киләчәк.

Хәзер Уфада «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә.В. И. Ленин исемендәге паркны комплекслы яңарту бара. Реконструкцияне быел, 11 октябрьгә – Республика көненә төгәлләргә планлаштыралар.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас