Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 март , 12:36

200 чакрымга якын юл һәм 15 күперне ремонтлау планлаштырыла

Башкортстан юлларны үстерүнең яңа программасын гамәлгә ашыра башлый.  

200 чакрымга якын юл һәм 15 күперне ремонтлау планлаштырыла
200 чакрымга якын юл һәм 15 күперне ремонтлау планлаштырыла

Башкортстан юлларны үстерүнең яңа программасын гамәлгә ашыра башлый.

Башкортстан федераль юл агентлыгы белән меморандумга өстәмә килешү имзалады. Төбәк 2026-2031 еллар агышында юлларны үстерүнең алты еллык программасын гамәлгә ашыруга керешә, дип хәбәр итте БР транспорт министры Любовь Минакова.

Министр билгеләп үткәнчә, Башкортстан быел мондый документны беренче булып имзалаган Калининград өлкәсе һәм Адыгея белән беррәттән, Русия төбәкләре өчлегенә керде. Яңа программа «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылачак юл эшләренең барлык төрләренә кагыла. 2026 елда Башкортстанда 200 чакрымга якын юл һәм 15 күперне ремонтлау планлаштырыла.

"Безнең максат-юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үзен ышанычлы һәм уңайлы хис итә алырлык шартлар тудыру. Уртак тырышлык белән республика юлларын тагын да яхшырак итәчәкбез», — дип йомгаклады Любовь Минакова.

Исегезгә төшерәбез, БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашучыларның игътибарын республика һәм Уфадагы юлларның торышына юнәлтте. Кар китү белән чокырларын ямау эшенә керешергә кушты. 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас