Ивановка авылында «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» милли проекты кысаларында авыллар арасында мәдәни ял итү үзәге автоклубының «Язгы кәеф көйләре» күчмә концерты булды.
Бу чара мәдәният йортлары булмаган авылларда яшәүчеләр өчен махсус оештырылган.
Буран булуга карамастан, концерт күп тамашачыларны җыйды: Ивановка халкы рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм итте.
Тамашаны алып баручы күңелле итеп сөйләп, һәммәсендә бәйрәм кәефе тудырды. Автоклубның иҗат коллективы башкаруындагы җырлар һәм биюләр тамашачыларны битараф калдырмады: чыгышлары аларга яхшы кәеф һәм шатлыклар бүләк итте.
Авылларында клублары булмаганнар мәдәни чараларда катнашып һәм концерт карый алсын өчен күчмә концертлар оештыра.
Чыганак: Тәтешле районы хакимияте.