БР Транспорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, ремонт Бөре, Борай, Калтасы, Мишкә, Яңавыл районнарында планлаштырылган. Юл төзүчеләр асфальт-бетон өслекне яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм билгеләр куячаклар. Контракт нигезендә эшләр 15 майда башланачак һәм 30 сентябрьгә тәмамланырга тиеш. Ремонтка федераль бюджеттан 683,18 млн сум һәм төбәк казнасыннан 13,94 млн сум бүлеп бирелгән, барлыгы 697,12 млн сум. Планда түбәндәге участоклар: - Бөре районында 3 км (104+000 – 107+000 км) - 111,21 млн сум., - 0,6 км Мишкә районында (км 127+900-км 128+500) - 19,25 млн сум., - 2,3 км Мишкә районында (131+500 км – 133+800 км) — 72,91 млн сум., - Борай районында 3 км (км 170+100 — км 173+100) - 92,91 млн сум., - Калтасы районында 3 км (км 177+000 – км 180+000) - 128,55 млн сум., - Яңавыл районында 7,1 км (199+900 км – 207+000 км) - 272,26 млн сум. Агымдагы төзелеш сезонында бу юлда барлыгы 28 км ремонтлау планлаштырыла, дип билгеләделәр транспорт министрлыгында. "Уфа – Бөре – Яңавыл юлы-Россиянең терәк челтәренең бер өлеше. Ул республика башкаласын төньяк-көнбатыш районнары белән бәйли һәм күп кенә торак пунктларда яшәүчеләргә транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итә. Көн саен аннан 24 меңгә кадәр автомобиль уза", - дип шәрехләде ведомство башлыгы Любовь Минакова.