Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 март , 21:43

Мобиль интернет кайларда була?

Быел беркайчан да интернет булмаган 40 авылга мобиль интернет кертәчәкләр, аның белән 15 меңләп кеше файдалана алачак.

Мобиль интернет кайларда була?
Мобиль интернет кайларда була?

 

Бу РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе » милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак. Бакалы, Федоровка, Дәүләкән, Бөре, Туймазы, Авыргазы, Бөрҗән, Баймак районнарында биш, дүртм, өч һәм икешәр авыл интернетлы булачак. Белорет, Иглин, Көергәзе, Мәләвез, Әбҗәлил, Кыйгы, Благовар, Салават, Дүртөйле, Гафури, Дуван, Борай, Балтач, Белокатай, Архангель, Күгәрчен районнарында берәр авыл интернетлы булачак. Интернет булгач халык дәүләт хезмәтләре белән файдалана ала, медицина һәм мәгариф, шулай ук медиа, маркетплейслар һәм онлайн-кинотеатрлар, музыкаль һәм китап  хезмәтләренә юллар ачыла. Республиканың цифр министрлыгы җитәкчесе Геннадий Разумикин әйтүенчә, республиканың 94 проценты интернет белән файдала.

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас