Уфаның вузара кампусында "Мәктәп эскәмиясеннән эшкурлыкка" республика белем бирү программасының юбилей сезонына йомгак ясадылар. 75 катнашучы арасыннан Уфа, Бөре һәм Әлшәй районыннан 12 өлкән сыйныф укучысы финалга чыкты, дип хәбәр иттеләр БР Хөкүмәтендә. Проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында төбәк эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, профильле агентлык һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Министр Светлана Верещагина билгеләп үткәнчә, программа инде ун ел укучыларга бизнес-потенциалны ачарга ярдәм итә. Ул Алла Кузьминага һәм аның командасына яшь талантларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук җиңүчеләрне котлады, аларга уңышлар теләде. Проект авторы Алла Кузьмина өстәп әйткәнчә, күп кенә призерларның үз продукциясен һәм хезмәтләрен сатуның беренче тәҗрибәсе бар. Беренче урынны өч проект бүлеште: Уфадан Даниил Овчаров компьютер грамоталылыгына өйрәтү идеясе белән, Әлшәй районыннан Полина Рамаданова һәм Аксинья Саушкина «Хисләр формуласы» ислемай иҗат итү проекты белән, шулай ук Бөредән Дарья Макова «Эталон» маникюр студиясен тәкъдим итте.
Чыганак һәм фото pravitelstvorb.ru.