Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 март , 14:51

Заманча шартларга җитәрбез

Коммуналь инфраструктура.

Заманча шартларга җитәрбез
Заманча шартларга җитәрбез

Коммуналь инфраструктура.

 

“Забелье-2" проектын гамәлгә ашыру 9 млн кв. метрдан артык булачак торакны заманча коммуналь инфраструктура белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстанда федераль акчалар җәлеп итеп масштаблы «Забелье-2» проектын гамәлгә ашыралар. Ул социаль объектларны “Уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проектында каралганча, заманча коммуналь инфраструктура белән тәэмин итәргә һәм 9 млн кв.метрдан артык булачак торакны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, анда 100 меңгә якын гаилә яшәячәк. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова сөйләде. Әлеге инфраструктура проекты кысаларында 2023-2026 еллар чорында биш эре су белән тәэмин итү һәм канализация объекты төзелә, алар Дим бистәсе һәм Затон аша Уфаның торак-коммуналь хуҗалыгы системасын боҗралап алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу аның эшенең ышанычлылыгын, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырачак һәм үзәкләштерелгән системаларга Уфа һәм Уфа районының төзелгән территорияләрен һәм төзелә торган объектларын тоташтыруны тәэмин итәчәк.

Фото: ufa.bfm.ru

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас