Башкортстанда юл-ремонт предприятиеләре яңа төзелеш сезонына әзерләнә.
Март башына «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында участокларның һәм объектларның 85% тан артыгын ремонтлауга килешүләр төзелгән. 1 апрельгә кадәр калган 13 участокны контрактка куярга кала, дип хәбәр иттеләр БР транспорт Министрлыгында. Исемлектә барлыгы 43 участок. Эшләргә кар киткәннән соң һәм уңай һава шартлары башлангач алыгачаклар.
Агымдагы елда илкүләм проект буенча кимендә 185 км юлны һәм 15 күперне, шул исәптән Русиянең терәк юл челтәренә керүче 160 км трассаны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Алар арасында шулай ук турист юнәлешләре һәм зур булмаган авылларга илтүче юллар да бар, дип искәртте ведомство башлыгы Любовь Минакова.
Башкортстанда илкүләм проектлар гамәлдә булган җиде ел эчендә 2,1 мең километрдан артык юл һәм 2,7 мең погон метрга якын күпер төзекләндерелде, реконструкцияләнде һәм төзелде. Шул исәптән 400 км чамасы юлны норматив хәлгә китерделәр.