2026 елның март башына «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында юл объектларының 85%-тан артыгына контракт төзелгән. 2026 елның 1 апреленә кадәр калган 13 участок буенча эшләр башкару турында килешүләр төзү планлаштырыла. Подряд оешмалары ремонтка уңай һава шартлары тугач керешәчәк.
– 2026 елда илкүләм проект буенча кимендә 185 км юлны һәм 15 күперне, шул исәптән Русиянең терәк юл челтәренә керүче 160 км трассаны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Алар арасында туристлык юнәлешләре һәм зур булмаган авылларга илтүче юллар да бар, – ди БРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 7 ел эчендә «Хәвефсез сыйфатлы юллар» һәм «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектлары кысаларында 2,1 мең километрдан артык юл һәм 2,7 мең погон метрга якын күпер төзелде һәм төзекләндерелде. Шул исәптә, Русиянең терәк челтәренә керүче 400 км га якын юл норматив хәлгә китерелде.
Чыганак: https://pravitelstvorb.ru/news