Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 март , 14:59

МХО ветераны хуҗалыкны киңәйтүгә субсидия алган

Ул аңа яхшы ярдәм булган.  

https://vk.com/mechetlyadm
Фото: https://vk.com/mechetlyadm

Мәчетле районыннан махсус хәрби операция ветераны хуҗалыкны киңәйтүгә субсидия алган.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Гаилә” милли проекты кысаларында Мәчетле районыннан махсус хәрби операция ветераны Мурат Суфиянов социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасында катнашкан.

Мурат Суфиянов Русия Оборона министрлыгы белән 2023 елда килешү имзалаган. Ул яшь чагында Германиядә совет гаскәрләре төркеме составында хезмәт иткәндә хәрби тәҗрибә туплаган булган. “Зирәк” позывнойлы сугышчы  МХОда водитель булган.

Кайткач, Мурат Суфиянов, шәхси хуҗалыгын киңәйтүгә субсидия рәвешендә ярдәм алу өчен, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Ул бизнес-план төзегән. Комиссия аңа уңай карар чыгарган. Социаль контракт төзелгән.

Бу акчаларга МХО ветераны ике савым сыеры һәм ике буаз сыер сатып алган. Сөтне сөт җыючыларга тапшыра.

Аның әйтүенчә, социаль контракт гаиләсенә һәм аның үзенә тыныч тормышка тизрәк ияләшү өчен яхшы ярдәм булган.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас