Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 март , 09:49

Кайсы төбәкләрдә торак күп төзелә?

Ул исемлектә Башкортстан бармы?

Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.

Торакны файдалануга тапшыру буенча Русиянең 7 төбәге, шул исәптән Башкортстан да абсолют лидерлар рәтенә керде.

Бу хакта ил Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.

“Торак тапшыру буенча абсолют лидерлар исемлегендә – җиде төбәк. Алар – Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Краснодар крае, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Свердловск өлкәсе, Башкортстан. 27 төбәк 1 миллионнан артык квадрат метрны файдалануга тапшырды”, – диде Марат Хөснуллин.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елда Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты эшли башлады. Һәм кыенлыкларга карамастан, барлык күрсәткечләр үтәлде, диделәр дәүләт башлыгы киңәшмәсендә. Мондый нәтиҗәләргә Президент ярдәме, шулай ук төбәкләр һәм министрлыклар белән системалы эшләү ярдәмендә ирешелгән.

Координация региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе аша алып барыла. “Без агымдагы мәсьәләләрне тикшерү өчен барлык субъектлар башлыклары һәм 25тән артык ведомство вәкилләре белән атна саен җыелабыз”, – дип дә белдерде вице-премьер.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас