Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 март , 12:05

Зилаер районында Акъярга юлны ремонтлыйлар

    Төзелеш сезоны башлану белән Башкортстанның Зилаер районында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Юлдыбай – Акъяр – Сара юлының 3 чакрымы ремонтланачак.

    Бу Ямансаз авылы янындагы участок, дип хәбәр иттеләр Башкортстан транспорт министрлыгында. Контракт нигезендә, ремонт агымдагы ел ахырына төгәлләнергә тиеш.

    "Бу участокта көндәлек трафик 2,5 мең машина тәшкил итә. Ул 43 меңнән артык халкы булган Зилаер һәм Хәйбулла районнарын бәйли. Шулай ук бу Оренбургка транспорт коридоры. Моннан тыш, юл балыкчылар арасында популяр булган Бузавлык сусаклагычына алып бара", - дип сөйләде БР транспорт министры Любовь Минакова.

   Исегезгә төшерәбез, 2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча 15 күпер һәм 185 км юлны, төрле программалар буенча 400 км трассаны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас