Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 март , 11:40

Батырлык турында сөйләштеләр

Краснокама районы укучылары үзләрендә коткаручы һәм хәрби хезмәткәрләр ролен сынап карадылар.

Батырлык турында сөйләштеләр
Батырлык турында сөйләштеләр

    Краснокама районының «Йәшлек Краснокама» яшьләр сарае базасында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Һөнәри десант: герой ролендә бер көн» һөнәри юнәлеш бирү акциясе узды. Николо-Березовка мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен һөнәре яклау, коткару һәм югары технологияләр белән бәйле кешеләр белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек туды.  

     Очрашу батырлык һәм патриотлык турында сөйләшү белән башланып китте. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә сугышчан көннәр, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде һәм заманча хәрбиләрнең саклану экипировкасын күрсәтте.

    Укучыларга янгын сүндерүченең эш нечкәлекләре турында сөйләп кенә калмадылар, хәрби киемнәрне киеп карарга да мөмкинлек бирделәр. Теләүчеләр көн саен ут белән көрәшкә кергән коралларның авырлыгын үзләрендә тоя алды. Белгечләр  янгын сүндергечтән файдалану кагыйдәләре һәм бу техниканың һәр йортта әһәмияте турында искәрттеләр.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас