Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 март , 10:57

Маршрутларны алдан планлаштырасызмы?

Юл хәрәкәтендә кабат чикләүләр кертелде.

Маршрутларны алдан планлаштырасызмы?
Маршрутларны алдан планлаштырасызмы?

Юл хәрәкәтендә кабат чикләүләр кертелде.

 

Һава шартларының начараюы сәбәпле, бүген 09.45 сәгатьтән Уфа – Бөре – Яңавыл юлында Благовещен районындагы Николаевкадан Яңавылга кадәр йөк транспорты һәм пассажир транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде. Йөк һәм пассажир транспорты өчен дә тыю билгеләнгән.

10.00 сәгатьтән Архангель һәм Белорет районнарында Уфа – Инзер – Белорет һәм Дүртөйле – Нефтекама районнарында чикләүләр гамәлдә.

Бу хакта төбәк транспорт Министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да, әлеге чикләүләрне исәпкә алып, маршрутларны алдан планлаштырырга һәм юл билгеләренең барлык таләпләрен үтәвегезне сорыйбыз. Һава шартлары яхшырганчы чыкмаска киңәш итәбез", - дип кисәттеләр башкортстанлыларны Республика Дәүләт автоинспекциясендә

Бик нык кирәк булмаса, юлга чыкмагыз, дуслар. Чынлап та, бүген дөньяга хозурланып юл йөри торган көн түгел!

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас