Тауга да менгәннәр хәтта
"Көмеш" яшьтәге кешеләр Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Әлеге чара «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында уздырыла. Бу муниципалитетта «Башкорстанда озын гомер» проекты буенча беренче шундый тәҗрибә.
Бу программаның бай булуы Дүртөйле тарих-туган якны өйрәнү музеенда ачыкланды. Аннары туристлар Әсән авылына юнәлделәр, анда аларны Шәйхзада Бабич исемендәге музей һәм мәчет көтә иде. Арытаба юл Түбән Манчарга, «Уңыш» колхозы музеена алып китте, Әүлия-Тауда һәм Иске Баеш авылы мәдәният йортында һөнәрчеләр күргәзмәсендә булдылар, биредә якташыбыз, халык артисты Фидан Гафаровка багышланган музейны да күрделәр.
Байгильдедә Василий Горшков музее экспозициясе дә кызыклы булды. Ә Иске Баеш мәктәбендә барысын да тәмле аш көтә иде. Бай программа Касыйм Йосыповның «Хәтер» китабын тәкъдир итү белән тәмамланды.
"Бары тик уңай хис-кичерешләр алды. Югары дәрәҗәдә оештырылган программа булды. Барысы да уйланылган, төгәл эшләнде. Бик күңелле булды, кәефләребез күтәрелеп кайттык! Шундый яхшы, фәһемле ял оештырганнары өчен бу җавапплы эшне үтәгән кешеләргә зур рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм матур киләчәк телибез!"- диде бу күңелле сәфәрдә катнашучы Светлана Васикова.