Башкортстан Республикасының Әлшәй районында Аксенов агросәнәгать көллиятендә яшьләр белән эшләү буенча белгечләр «Взгляд молодых 2.0» яшьләр форумын оештырдылар. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Төп максат балаларны “Росмолодежь.Грантлар” конкурсына гаризаларны дөрес язарга өйрәттеләр. Алган белемнәрен ныгыту өчен барлык катнашучыларны зур булмаган төркемнәргә бүлделәр. Командаларның һәркайсы грантка үз гаризасын язарга тырышып карады. Мондый алым балаларга киләчәктә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен кирәк булачак файдалы тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, яшьләр начар гадәтләрне профилактикалауга багышланган сораштыруда катнаштылар.