Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 март , 23:16

Шаран хастаханәсендә ябыгырга теләүчеләр өчен мәктәп ачылды

Дәресләр кызыклы һәм фәһемле үтә.

Шаран хастаханәсендә ябыгырга теләүчеләр өчен мәктәп ачылды
Шаран хастаханәсендә ябыгырга теләүчеләр өчен мәктәп ачылды

Шаран үзәк район хастаханәсендә хәзер дәваланып кына калмыйча, дөрес тукланырга һәм үзеңне кайгыртырга өйрәнергә дә була. Медицина учреждениесендә «Артек авырлыгы һәм симерүе булган аациентлар өчен мәктәп» эшли башлады. Проект «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының «Һәркем өчен сәламәтлек» төбәк программасы кысаларында эшләтеп җибәрелде. Төп максат — кешеләргә ни өчен артык авырлык барлыкка килүен аңларга ярдәм итү, куркыныч авырулардан (мәсәлән, диабет һәм йөрәк проблемаларыннан) ничек сакланырга һәм, иң мөһиме, озак еллар сәламәт һәм актив булырлык итеп үз гадәтләреңне үзгәртергә өйрәнү.

Мәктәптә дәресләрне җирле табиблар һәм шәфкать туташлары алып бара.

Фото: Шаран хакимияте.

Шаран хастаханәсендә ябыгырга теләүчеләр өчен мәктәп ачылды
Шаран хастаханәсендә ябыгырга теләүчеләр өчен мәктәп ачылды
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас