Милли проектлар
27 февраль , 09:56

Картаймыйк әде!

Картаймыйк әде!Картаймыйк әде!
Картаймыйк әде!

Благовещенда "Сәламәтлек сукмагы"нда көмеш яшьтәгеләр өчен иртәнге зарядка үткәрелде. 

Благовещенда яңа төзекләндерелгән " Сәламәтлек сукмагы"нда олы яшьтәгеләр өчен иртәнге зарядка үткәрелде. Чара «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты максатларына туры китереп яңартылган урында узды.

Сәламәтлек сукмагы ял итү, физик культура белән шөгыльләнү һәм актив ял итү өчен файдалы урынга әйләнде.

Тудырылган шартлар биредә елның теләсә кайсы вакытында төрле яшьтәге кешеләр өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йорү  мөмкинлеген бирә.

Зарядканы Галина Соловейкина үткәрде. Февраль салкынына карамастан, өлкән буын кешеләре күнегүләргә актив кушылдылар, күтәренке рухлы, яхшы кәефле һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару яклы булуларын күрсәттеләр.

Чыганак: Благовещен районы хакимияте..

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас