Милли проектлар
27 февраль , 08:19

Эшкуарларны бизнес-миссиягә чакыралар

Эшкуарларны бизнес-миссиягә чакыраларЭшкуарларны бизнес-миссиягә чакыралар
Эшкуарларны бизнес-миссиягә чакыралар

19-20 мартта Беларусь республикасында узачак күп тармаклы бизнес-миссиядә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Анда катнашу экспортка юнәлтелгән компанияләргә үз продукциясен турыдан-туры тәкъдим итәргә, максатчан B2B-сөйләшүләр уздырырга һәм Белорусия базары ихтыяҗларын өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, дустанә республика белән кооперацияне үстерү төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала. 2025 ел йомгаклары буенча Беларусь Башкортстанның төп сәүдә партнерлары унлыгына кереп, 7нче урынны алды, шул ук вакытта АПК продукциясе, машина төзелеше һәм агач эшкәртү үсеше күзәтелә. Бизнес-миссия «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында үткәрелә.

Гаризалар бирү өчен телефон: +7 987 029-35-90, E-mail: mova.ya@bashkortostan.ru.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас