Милли проектлар
25 Февраля , 07:17

“Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы узачак

Республиканың хезмәт базарында вакансияләрнең 69 проценттан артыгы эшче белгечлекләренә туры килә. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров хәбәр итте һәм Башкортстан һөнәрмәннәренең «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсында катнашуының әһәмиятен ассызыклады.

“Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы узачак“Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы узачак
“Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы узачак

   - Якындагы 7 елга кадрлар ихтыяҗы фаразы буенча иң зур ихтыяҗ электромеханикларга һәм монтерларга – 1639 кешегә, машина йөртүчеләргә – 1482 кешегә, станокчыларга һәм көйләүчеләргә – 1284 кешегә, сәнәгать җайланмалары һәм машиналары операторларына – 1082 кешегә туры киләчәк. Нәкъ менә шуның өчен, эшче һөнәрләренең уңай имиджын формалаштыру, кешеләрне аларны сайларга этәрү өчен республикада «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы үткәрелә, – дип билгеләде Андрей Назаров.

   Теманы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова дәвам итте. Министр билгеләп үткәнчә, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенрусия конкурсы «Хезмәт кешесе» федераль проектының «Кадрлар» милли проектының төп чарасы булды. Номинацияләр 4 мәртәбә артты – федераль дәрәҗәдә профессионаллар ярышлары 25 номинация буенча узачак.

Фото: ufa-news.net

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас