Милли проектлар
24 Февраля , 06:37

Юлларда ремонт эшләре дәвам итәчәк

Республикада Кропачево - Мәсәгут - Ачит трассасының 14 километр юлына ремонт ясалачак.

Юлларда ремонт эшләре дәвам итәчәкЮлларда ремонт эшләре дәвам итәчәк
Юлларда ремонт эшләре дәвам итәчәк
Эшләр "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты чиләрендә Салават һәм Дуван районнарында барачак. 
Әлеге трасса безнең төбәкне Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре белән тоташтыра. Юл туристик әһәмияткә дә ия - Янгантау геопаркы һәм "Салават җире" комплексы шушы юнәлештә урнашкан. Моннан тыш, быел Мәчетле районында Әй елгасы аша салынган 300 метрлы күпердә ремонт эшләре дәвам иттереләчәк. Бөтен эшләрне ел ахырына тәмамлау планлаштырылган.
 
"Башинформ" буенча.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас