Милли проектлар
23 Февраля , 10:05

Яшь тикшеренүчеләр көч сынашты

Чакмагыш районында беренче тапкыр “Усман укулары” узды.

https://vk.com/chekmagush40https://vk.com/chekmagush40
Фото:https://vk.com/chekmagush40

Чакмагыш гимназиясендә республика Фәннәр академиясе профессоры һәм мактаулы академигы, 1995-2020 елларда Уфа Фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы ректоры Салават Усманов истәлегенә багышланган I Республика фәнни-гамәли конференция узды.

Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Яшьләр һәм балалар” милли проектының “Балаларга иң яхшысы” федераль проекты кысаларында оештырылды.

“Усман укулары” дип аталган бу матур чара тоташ республикадан яшь тикшеренүчеләрне һәм аларның остазларын берләштерде. Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Туймазы, Илеш, Бакалы, Кушнаренко, Шаран, Краснокама районнарыннан, шулай ук Бөре һәм Туймазы шәһәрләреннән катнаштылар.

Конференция фәнни өлкәләрнең киң спектрын колачлаган 11 тематик юнәлеш буенча оештырылды. Читтән торып уку этабында 187 укучы үз проектларын тәкъдим итте, шуларның 103е көндезге этапка чакырылды. Киеренке хезмәт һәм тикшеренүләрен яклаганнан соң, 95 катнашучы, югары әзерлек һәм тирән белемнәрен күрсәтеп, җиңүче һәм призер булдылар.

“Усман укулары” талантлы укучылар һәм аларның остазлары өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас