Милли проектлар
22 Февраля , 05:19

Раевка үзәк район хастаханәсендә «Земство фельдшерлары» эшли

«Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында мөһим инициативалар — «Земство докторы», «Земство фельдшеры» һәм «Кече медицина оешмалары өчен табиблар» программалары уңышлы тормышка ашырыла.

Раевка үзәк район хастаханәсендә «Земство фельдшерлары» эшлиРаевка үзәк район хастаханәсендә «Земство фельдшерлары» эшли
Раевка үзәк район хастаханәсендә «Земство фельдшерлары» эшли

Аларның төп максаты: медицина ярдәме аеруча кирәкле һәм кыйммәтле булган авыл районнарына квалификацияле белгечләр җәлеп итү. Узган елда Әлшәй районының Раевка үзәк район хастаханәсенә эшкә яшь һәм максатчан белгечләр — ирле-хатынлы фельдшерлар, Бәләбәй медицина көллиятен тәмамлаучылар килде.

Мәсәлән, Андрей Иванов — тумышы белән Ярмәкәй районының Суккүл авылыннан һәм Ханҗар ФАПында эшли. Бишбүләк районының Оховка бистәсендә туган Гөлнара Джураева Слаково ФАПында хезмәт куя. Аларның тарихы үз һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлау һәм яратуның ачык мисалы булып тора. Андрей Юрьевич Һәм Гөлнара Хәсәновна авыл җирендә эш сайлаганнар, анда аларны көтәләр һәм чын күңелдән хөрмәт итәләр. Икесе дә «Земство фельдшеры» программасы катнашучылары.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Раевка үзәк район хастаханәсендә «Земство фельдшерлары» эшли
Раевка үзәк район хастаханәсендә «Земство фельдшерлары» эшли
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас