

Агымдагы елда Чакмагыш районындагы төзекләндерү объектлары исемлегенә Чакмагыш авылындагы «Суламәтлек сукмагы» җәяүлеләр аллеясы һәм Иске Калмаш авылындагы балалар уен мәйданчыгы булган ял зонасы кертелде.
Нәкъ менә шушы территорияләрне халык былтыр «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында оештырылган Бөтенрусия онлайн-тавыш бирү барышында сайлаган. «Сәламәтлек сукмагы» җәяүлеләр аллеясын төзекләндерү проекты тротуарлар коруны, керү аркасы, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыруны, тирә-юньне яшелләндерүне үз эченә ала. Иске Калмаш авылында балалар өчен уен мәйданчыгы булган ял зонасын төзекләндерү ял зонасын каплауны, ма урнаштыруны күз уңында тота.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.