Милли проектлар
19 Февраля , 06:15

Тагын 14 мең кеше интернетлы булды

    «Цифрлы тигезсезлекне бетерү 2.0" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елда Башкортстанда яшәүче 14 меңнән артык кешене мобиль интернет белән тәэмин иттеләр.

Тагын 14 мең кеше интернетлы булдыТагын 14 мең кеше интернетлы булды
Тагын 14 мең кеше интернетлы булды

    «Цифрлы тигезсезлекне бетерү 2.0" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елда Башкортстанда яшәүче 14 меңнән артык кешене мобиль интернет белән тәэмин иттеләр.

     Бу хакта төбәк хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Узган ел барлыгы 87 авылда база станцияләре урнаштырылды. Элемтә һәм мобиль интернетны үстерү чаралары «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты максатларына туры килә.

     Исегезгә төшерәбез, милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән. БР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин билгеләп үткәнчә, тизйөрешле интернет барлыкка килү аз халыклы авылларда яшәүчеләргә цифрлы сервисларга юл ача. Хәзер алар, шәһәр кешеләре белән беррәттән, дистанцион рәвештә укый, район үзәкләренә бармыйча документлар рәсмиләштерә ала.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас